Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, девиант тәртипкә бирелешле балигъ булмаган балаларга, социумда гармонияле мөнәсәбәтләр төзергә ярдәм итә

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   7нче февраль, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел

   Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 11-15 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, “Яңа БЕЗ” циклыннан тренинг элементлары белән “Әйдәгез танышабыз” төркемле шөгылен уздырды.

   Уңай микроклимат тудыру максаты белән “Интервью” күнегүе уздырылды, аны башкарып, яшүсмерләр бер-берсе белән танышып кына калмадылар, үз партнерларын презентацияләргә дә өйрәнделәр, һәркемнең көчле якларын ачыкладылар. Шөгыльнең күп өлеше катнашучыларны туплауга, конструктив аралашу күнекмәләрен формалаштыруга, конфликтлы хәлләрне чишүгә юнәлдерелгән иде. Куелган максатларга ирешү өчен “Мозартика” инновацион реабилитацияле-үстерелешле технология кулланылды. Уен киңлегендә һәрбер катнашучы үзенең кыйммәтләр системасын төзергә, лидерлык сыйфатларын күрсәтергә, куелган максатларга ирешергә өйрәнергә һәм социаль-кулай ысуллар белән конфликтларны җиңәргә мөмкинлек алды.

фото-1

фото-2

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66