28нче февраль, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Йомгаклау коллегиясе карарын үтәү йөзеннән “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесендә, балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль-реабилитация ятимнәр йортларындагы балигъ булмаган балаларны гаиләләренә кайтаруны тәэмин итүгә юнәлдерелгән “Өйгә юл” программасы эшләп чыгарылды. Программа “Гаврош” социаль-реабилитация ятимнәр йорты белән берлектә чаралар комплексын үз эченә ала.
ДКУ “Гаврош” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль ятимнәр йорты базасында “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре уздырган, Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 30-еллыгына багышланган, “Батырларга дан” гаилә интерактив-танып белүле чарасы программадагы чараларның беренчесе булды.
Тәрбияләнүче балалар әти-әниләре белән берлектә ТР Милли музееның “Әфган сугышы, аның нәтиҗәләре” презентациясе белән таныштылар, ирекллелек миссиясен үтәү буенча квест-уенында катнаштылар: “Медсанчасть”, “Конструкторлык бюросы”, “Саперлар”, “Тынычлык территориясе” укыту-коткару станцияләрен уздылар. 3тән 6 яшькә кадәр балалар өчен “Балалар батальоны” арт-терапия мәйданчыгы эшләде. Квестның йомгаклау өлешендә балалар һәм әти-әниләрнең уртак тырышлыгы белән “Тынычлык күгәрчене” арт- объектын, һәм шулай ук “Игелеклелек юлы белән” җырының кушымтасы булган кодлы хатны җыйдылар, җырны дөньядагы иминлеккә багышлап бергәләп башкардылар. “Казан шәһәре” шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү автоном дәүләт учреждениесе хезмәткәрләре очрашу турында истәлеккә балаларга тематик татлы бүләкләр-шоколадлы танклар һәм очкычлар бүләк иттеләр.
Чара гаиләгә, шәһәргә, илгә мөнәсәбәте булу һәм ярату хисен формалаштырырга, уңай гаилә тәҗрибәсен актуальләштерергә, әти-әниләрнең балалар белән эмоциональ элемтәсен ныгытырга ярдәм итте.

