8нче апрель, дүшәмбе, 2019нчы ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль эш буенча белгече КДМУның стоматология факультеты волонтерлары белән берлектә, сәламәт яшәү рәвешенә мотивцаия формалаштыруга һәм үз сәламәтлегенә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән, “Елмаю” төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыль барышында балалар белән кеше организмында тешләрнең роле, тешләр һәм уртлар гигиенасы, тешләрне карау ысуллары (тешләрне чистарту, ашаганнан соң авызны чайкау, теш авыруларын кисәтү өчен стоматологка бару) турында “Авыз куышлыгы гигиенасы” тематик әңгәмәсе уздырылды. Аннан соң балалар “Тешләр өчен нәрсә файдалы, ә нәрсә зыянлы” интерактив уенында катнаштылар һәм кешенең теш казналыгы макетларында тешләрне чистарту осталыгын ныгыттылар.
Шөгыль теш авырулары профилактикасына һәм балаларда үз сәламәтлекләренә сакчыл караш тәрбияләргә ярдәм итте.

