26нчы апрель, җомга, 2019нчы ел
“Язгы игелеклелек атнасы” Бөтенроссия иреклеләр акциясе кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ДБББУ “Сәламәтлекләре чикле балалар өчен 142нче номерлы Казан мәктәбе”ндә “Разведчик язмалары” квест-уенын уздырдылар.
Максат: сәламәтлекләре чикле балигъ булмаган балаларның лидерлык һәм коммуникатив сыйфатларын үстерү.
“Разведчиклар” һәм “Саперлар” командаларына бүленеп балалар капитаннар сайладылар, командалар белән таныштыруны уйлап таптылар. Катнашучыларга шактый авыр конкурслар тәкъдим ителде: туп белән эстафета һәм канат тарту, буталган лабиринтлар белән сюжетлы – рольле уен, каршылыклар полосасы, логик биремнәр һәм кроссвордлар. Спорт дәрте, акыл, җитезлек һәм үзара ярдәмләшү балаларга барлык сынауларны җиңәргә һәм үзләрен чын команда итеп тоярга ярдәм итте.


















