13нче май, дүшәмбе, 2019нчы ел
Җиңү көне алдыннан Идел буе районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә, өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган, балачаклары сугыш елларына туры килгән гражданнар катнашында очрашу уздырылды.
Катнашучылар Бөек Ватан сугышы турында викторина сорауларына актив җавап бирделәр, аларны тикшерделәр һәм яшьлек елларын искә төшерделәр.

