16нчы май, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
Халыкара балалар ышаныч телефоны көне кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, Казан шәһәренең Идел буе районы “№88нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” консультация пункты базасында “Ышаныч телефоны – син ялгыз түгел, без бергә” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларны балалар Ышаныч телефоны эшенең билгеләнеше, авыр тормыш шартларында балаларның Ышаныч телефонына мөрәҗәгать ит ә ргә теләкләрен формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар Ышаныч телефоны килеп чыгу тарихы, аның төп принциплары: хөрмәт итү, конфиденциаллек, түләсез булуы, анонимлык, иреклелеге белән таныштылар; психолог белән бергәләп Ышаныч телефонына мөрәҗәгат итәрлек авыр хәлләрне тикшерделәр һәм сорауларны билгеләделәр.
Балалар “Ассоциацияләр”, “”Һава торышы”, “Әкият –ялган, ләкин анда дөреслек бар” уеннарында катнаштылар, алар барышында авыр хәлләрдә ярдәм итәр өчен Ышаныч телефонының мөһимлеген билгеләделәр, анда тыңлыйлар, эмоциональ халәтне ачыклыйлар, хаталардан һәм кәефсезлектән сакларга ярдәм итәләр, һәм шулай ук проблемаларны чишүдә дуслыкның һәм якыннарның ярдәме мөһимлеген билгеләделәр.
Шөгыль ахырында балаларга “8 800 2000 122 Балалар ышаныч телефоны” мәгълүмати буклетлары тапшырылды.
