17нче май, җомга, 2019нчы ел
2014-2020нче елларга “Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм” Дәүләт программасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Өмет” клубында, сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен, әкиятләр дөньясына сәяхәт оештырдылар.
Төркемдә уңай эмоциональ атмосфера булдыру һәм катнашучыларны хезмәттәшлеккә кору өчен “Минем сурәтем” һәм “Ярдәмлек сүзләр әлифбасы” күнегүләре уздырылды, алар катнашучыларның эмоциональ киеренкелеген бетерергә һәм уртак иҗади эш башкаруга теләк формалаштырды.
Аннан соң балалар һәм аларның әти-әниләре “Тылсымлы капчык” интеллектуаль уенында катнашытлар, әкиятләрне оттылар, презентация вакытында кызыклы табышмакларны чишеп һәм яраткан балалар җырларын искә төшереп “Тылсымлы әкиятләр дөньясы”на виртуаль сәяхәт ясадылар.
“Алтын балык” мастер-классында катнашып, ачык һәм төсле аппликация ясап, үзләрен иҗади күрсәтергә мөмкинлек алдылар.
Шөгыль коммуникатив күнекмәләрне, иҗади фикерәүне үстерүгә, дөньяны уңай кабул итүне формалаштыруга һәм балаларда да, әти-әниләрендә дә үзләренә ышаныч арттырырга ярдәм итте.


