11нче июнь, сишәмбе, 2019нчы ел
Россия көне дәүләт бәйрәме алдыннан Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, “Виртуаль туризм” технологиясе кысаларында, социаль хезмәт алучы Антонова Римма Кузьминична өчен “Россия-безнең йортыбыз” виртуаль сәяхәте оештырдылар.
Сәяхәт барышында видеопрезентация ярдәмендә Римма Кузьминична Россиянең һәм ватаныбыз башкаласының истәлекле урыннары белән танышты. Социаль хезмәт алучылар, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен виртуаль туризм-мәдәният һәм архитектура һәйкәлләренең, илебезнең тарихи килешендә барган үзгәрешләргә кушылуның уникаль мөмкинлеге ул.
