8нче июль, дүшәмбе, 2019нчы ел
Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен, “Җылы гаилә кочагында” бәйрәм чарасын уздырдылар.
Уңай эмоциональ халәт булдыру һәм катнашучыларны эшчәнлеккә кору өчен балалар һәм әти-әниләр бер-берсен җылы сәламләделәр, үзләренең күршеләренә мөмкин кадәр күбрәк матур сүзләр әйтергә тырыштылар, шулай итеп төркемне тагын да тупладылар.
Катнашучылар игътибарына бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, аның символлары, гореф-гадәтләре турында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” презентациясе тәкъдим ителде. “Минем гаиләмнең гореф-гадәтләре” интерактив уенында катнашып һәр бала үзләренең гаилә гадәтләре турында сөйли алды, бу коммуникатив күнекмәләрне һәм гаилә тарихына кызыксыну формалаштыруга ярдәм итте.
Чарада “Бәхетле гаилә-бәхетле ил” фотобәйгесенә йомгак ясалды. “Мәхәббәт белән җылытылган гаилә”, “Гаиләбез белән сәяхәт итәбез”, “Гаиләм тормышында Казан” һәм “Спортлы гаилә” номинацияләрендәге җиңүчеләргә мактау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырылды.
Катнашучылар саубуллашып бер-берсенә яхшылык, тынычлык, гаилә иминлеге теләделәр һәм үзләре белән уңай хисләр алып киттеләр.


















