26нчы июль, җомга, 2019нчы ел
“Татарстан Республикасында терроризм һәм экстремизм профилактикасы” программасы кысаларында Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче 7-12 яшьлек балигъ булмаган балалар өчен, “Куркынычсыз дөнья” циклыннан “Терроризм-һәркемгә кагыла торган хәвеф” төркемле шөгылен уздырды.
Максат: балаларда терроризм һәм экстремизмга каршылык күрсәтү нигезен формалаштыру, яшьләр арасында экстремист хәрәкәтләрне кисәтү.
Балалар шөгыль барышында “Терроризм-җәмгыятькә һәм кешегә янау” презентациясе белән таныштылар. Аннан соң балалар “Куркынычсызлык” кроссвордын чиштеләр, экстремаль шартларда хәрәкәт итү күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән “Дөрес эшлә” викторинасында, “Барысы да тормыштагы кебек” интерактив уенында катнаштылар.
Шөгыль ахырында балалар “Терроризм –ЮК!” кисәтү билгесен уйлап таптылар һәм ясадылар.

