2нче август, җомга, 2019нчы ел
Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече, азҗитешле, тулы булмаган, күпбалалы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, “Сәламәт буын җирлеге” циклыннан “Конфликтны җиңү” төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларның булган шәхси мөмкинлекләрен аңларга ярдәм итү, яшүсмерләрне конфликтлы хәлләргә каршы торырга һәм уңайлы ысуллар белән алардан чыгарга өйрәтү.
Шөгыль барышында балалар белән конфликтлы хәлләрдә үзеңне тоту турында интерактив әңгәмә уздырылды. Аннан соң балалар конфликтлы хәлләрдә үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен булдыруга юнәлдерелгән тренинг күнегүләре үтәделәр.
Катнашучылар шөгыль ахырында “Конфликтны ничек чишәргә?” белешмәлекләрен алдылар.
