11нче сентябрь, чәршәмбе, 2019нчы ел
“#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” игелеклелек акциясе кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Без төрле, ләкин без бергә” темасына түгәрәк өстәл уздырдылар.
Максат: сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче әти-әниләргә ярдәм чаралары, социаль хезмәтләр һәм инициатор төркемнәре турында мәгълүмат бирү.
Түгәрәк өстәл эшендә Казан шәһәре Идел буе районы социаль ярдәм бүлеге белгече һәм “Әни салават күпере” клубы җитәкчесе катнаштылар.
Чара барышында чакырылган белгечләр әти-әниләргә бирелә торган социаль хезмәтләр, түләү һәм ярдәм, “Әни салават күпере” клубының максаты, юнәлешләре һәм уздырылачак чаралар турында сөйләделәр. Бүлек психологлары әти-әниләргә үзрегуляция күнекмәләрен өйрәттеләр һәм балалар белән уңышлы үзара тәэсир итешү сораулары буенча аңлатмалар бирделәр. Катнашучылар җылы атмосфера һәм ачык әңгәмә барышында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, актуаль проблемалары һәм аларны чишүдәге уңышлары белән бүлештеләр, алдагы ярдәм очрашуларына кызыксыну белдерделәр.
