10нчы октябрь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
2017-2019нчы елларга балаларның медиатирәлектә мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар планы кысаларында ("Юл картасы") Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы "20нче урта белем бирү мәктәбе" МБББУ консультация базасында "Бердәм эш" Гомумроссия иҗтимагый оешма вәкиле белән бергә "Киберфанатлар Киберскептикларга каршы" профилактика шөгыле уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: агрессив мәгълүмати мохиттән балигъ булмаган балаларның психологик үзсаклануын формалаштыру.
Шөгыль барышында катнашучылар белән социаль челтәрләрдән бәйлелек турында блиц сорау уздырылды. Аннан соң балалар "Бердәм эш" Гомумроссия иҗтимагый оешмасының компьютер бәйлелеге проблемасына багышланган "Батыр юлы" документаль фильмын карадылар,"Киберфанатлар" һәм "Киберскептиклар" командаларына бүленеп "Риза һәм каршы" күнегүендә актив катнаштылар. Шөгыль ахырында балалар гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге тәкъдим итә торган социаль - психологик хезмәтләр турында мәгълүмати буклетлар алдылар.
Шөгыль активлык күнекмәләрен формалаштырырга, һәм шулай ук сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен популярлаштырырга ярдәм итте.


















