10нчы октябрь, пәнҗешәмбе, 2019нчы ел
2019нчы елның сентябреннән "Казан шәһәре" шәһәр округында халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә аңлы ата-ана булу нигезләрен һәм гармонияле бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен формалаштыру буенча "Без бәхетле гаиләне сайлыйбыз" комплекслы социаль программасы гамәлгә ашырыла. Бу программа кысаларында психолог һәм социаль педагог тренинг элементлары белән "Минем гаиләм: очышлар һәм егылулар" төркемле шөгылен уздырдылар. Шөгыльдә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең ата-аналары катнаштылар.
Тренинг барышында катнашучыларга "PERSONA" проектлы метафорик карталар белән эш тәкъдим ителде, аның кысаларында һәр ата-ана аны характерлаучы ата-ана образын сайлап алды. Үзләренең сайлавын күрсәтеп алар ата-ана булу тәҗрибәләре һәм авырлыклары белән бүлештеләр, бу төркемдә ышанычлы атмосфера тудырырга мөмкинлек бирде. Шөгыльнең мәгълүмати өлешендә катнашучыларга ата-ана тәрбиясе стильләре һәм аларның балалар тормышы сыйфатына тәэсире турында презентация тәкъдим ителде. Ата-аналар кызыксыну белән гамәли биремне дә башкардылар: танылган әкиятләрнең өзекләре буенча тәрбияләү стильләрен билгеләделәр. "Иларт" Уен технологияләре үсеше академиясенең "Ата-аналар раунды " өстәл уенында катнашу ата-аналарга уңышлы тәҗрибәләре белән уртаклашырга, гаиләдә мөнәсәбәтләр төзү буенча кызыксындырган сорауларга җаваплар алырга мөмкинлек бирде.
Шөгыль катнашучыларга бала-ата-ана мөнәсәбәтләре рефлексиясенә, ата-аналарның тәрбия процессы һәм балигъ булмаган балалар үсеше турында белемнәрен актуальләштерергә ярдәм итте.


















