18нче ноябрь, дүшәмбе, 2019нчы ел
Балигъ булмаган балаларга экстремаль шартларда үзләрен тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат бирү һәм урамда, өйдә, телефоннан сөйләшкәндә куркынычсызлык күнекмәләрен булдыру максаты белән, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, Казан шәһәренең Совет районы "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган 22нче урта гомуми белем бирү мәктәбе - Белем бирү үзәге" МБББУ базасында, күп балалы, тулы булмаган һәм азҗитешле гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен "Куркынычсызлык дәресе" үткәрделәр.
Шөгыль барышында балалар "куркынычсызлык" һәм "куркыныч" төшенчәләре белән таныштылар, әдәби персонажлар мисалында төрле гамәлләрне анализларга өйрәнделәр. 3 командага бүленеп балалар ситуацияле мәсьәләләрне чишүдә катнаштылар, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
Шөгыль ахырында катнашучыларны бердәм 112 номерлы тәүлек буе эшли торган ашыгыч оператив хезмәтләрнең эшләве турында искәрттеләр һәм "8-800-2000-122 Ышаныч телефоны. Шалтырат. Сиңа ярдәм итәрләр!" мәгълүмати буклетларын тапшырдылар.

