2019нчы елның 4нче декабрендә Казан шәһәрендә 2019нчы ел сыйфаты өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләрен алуның ХV Республика бәйгесе йомгаклары ясалды.
ТР Хөкүмәтенең сыйфат өчен премияләрен бирү буенча Совет Карары белән "Эшлекле камиллек" номинациясенең "250дән артык эшчеләр саны булган оешмалар" категориясендә Совет Мактау кәгазе белән ДАСХКУ "Казан шәһәре" шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге", ә "250дән ким эшчеләр саны булган оешмалар" категориясендә ТР Халыкны хезмәт белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районы ДАСХКУ "Исток-Башлангыч" Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" бүләкләнде. Бүләкләр оешмаларга продукцияләрнең һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфаты өлкәсендә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешү, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, һәм шулай ук сыйфат белән идарә итүдә югары нәтиҗәле ысулларны керткән өчен бирелделәр.
Директорлар-Ибраһимова Н. В. һәм Әхмәтҗанов Е. И. җитәкчелегендә гаризаларны рәсмиләштерү, хезмәткәрләрне сыйфат мәсьәләләре буенча укыту, соңгы 3 елда гамәли эшчәнлекнең хисап материалларын төзү, сыйфат моделенең эксперт бәяләвен турыдан-туры узу буенча зур эш башкарылды.
Бу бәйгедә катнашуның төп нәтиҗәсе буларак яхшыртулар кертергә мөмкин булган көчле яклар һәм өлкәләр турында экспертларның объектив бәяләве булды. Бу оешма эше белән кулланучылар, хезмәткәрләр, партнерлар һәм җәмгыятьнең күпмегә канәгать булуын һәрьяклап күрергә мөмкинлек бирә. Һәм ул оешманың эшен перспектив планлаштыру һәм оештыру мәсьәләләрендә мөһим гамәли әһәмиятлелеккә ия.
Хәзерге шартларда социаль хезмәт күрсәтү системасы, кешенең яшәү сыйфатына максималь дәрәҗәдә тәэсир итеп, күп үзгәрешләр кичерә, инновацион карарлар эзләүне таләп итә. Шуңа күрә социаль хезмәт күрсәтү сыйфатын тәэмин итү җитәкчеләрнең һәм социаль хезмәт хезмәткәрләренең беренчел бурычы булып тора.
