4нче декабрь, чәршәмбе, 2019нчы ел
Инвалидлар декадасы кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары Администрациясе белән бергә сәламәтлекләре чикле балалар өчен "Мир" кинотеатрында "Игелеклелек дөньясы" чарасы уздырдылар.
Балаларны аниматорлар "Фиксиклар", "Көчекләр патруле", "Трольләр" мультфильмнары геройлары костюмнарында каршыладылар. Чара барышында балаларны сюрпризлар көтә иде: иллюзионист фокуслары, сабын күбекләре һәм утлы рәсемнәр тамашасы, сәламәтлекләре чикле балалар башкаруында "Бәхетне җылытам " музыкаль композициясе астында зур шартларны очыру.
Бәйрәм яраткан мультфильмнарны карау белән тәмамланды.
Чарада катнашучылар онытылмас тәэсирләр, уңай хисләр алдылар. Һәр катнашучыга татлы бүләк тапшырылды.


