Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

Select your language

   23нче декабрь, дүшәмбе, 2019нчы ел

   Яңа ел алдыннан Мәскәү һәм Киров районнарының гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, мәдәни оештыручылар һәм "Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы" волонтёрлары белән бергә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган 49 балигъ булмаган бала өчен бәйрәм чаралары уздырдылар.

   Чараның максаты: коммуникатив күнекмәләрне үстерү, альтернатив ял эшчәнлеген оештыру, уңай кәеф булдыру.

   Чара башында балалар, күңелле "Яңа ел" викторинасында катнашып, Яңа ел бәйрәме тарихы турында белделәр.

   Балалар яңа ел әкиятен карап кына утырмадылар, ә тамашаның беренче мизгелләреннән аның сюжетына "кереп", бер өлешенә әйләнделәр. Тамаша төсле һәм матур булды. Аның интерактив формада булуы җылы, дустанә мохит тудыруга, коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә ярдәм итте. Чарада катнашучылар рәхәтләнеп "Табышмаклар", "Тылсымлы әфсен" бәйгеләрендә катнаштылар.

   Сәламәтлекләре чикле балаларның катнашуы аларның социализациясенә, яшьтәшләре мохитенә кереп китүгә ярдәм итте.

   Чара ахырында Кыш бабайның ярдәмчеләре балаларны татлы бүләкләр белән куандырдылар.

фото-1

фото-2

фото-3

фото-4


Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66