
03нче февраль, дүшәмбе, 2020нче ел
2020нче елда Хәтер һәм дан елын һәм "2016-2020нче елларга Россия Федерациясендә гражданнарны патриотик тәрбияләү" дәүләт программасы кысаларында Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, Совет гаскәрләренең Сталинград сугышында немец - фашист гаскәрләрен тар-мар итү көненә туры китереп:
- "Герой-шәһәр Сталинград" виртуаль экскурсиясе
- "Сталинград-сугышның утлы адресы"
- "Россиянең Хәрби даны көне" чаралары уздырылды.
Чараларның максаты: балигъ булмаган балаларда үз халкының батыр үткәненә хөрмәт тәрбияләү, илебез тарихы турында белемнәр формалаштыру, актив тормыш позициясен формалаштыруга ярдәм итү, гражданлык һәм ватанпәрвәрлек үстерү, илебезне Бөек Ватан сугышында саклаган ветераннарга карата хөрмәт тәрбияләү.
Чаралар барышында балалар белән Сталинград сугышы, аның Бөек Ватан сугышында тоткан урыны турында әңгәмә уздырылды. Балалар "Искә төшерергә куркыныч, онытырга да ярамый!","Сталинград сугышында катнашкан балалар" видеороликларын карадылар, герой-шәһәр Волгоградка виртуаль сәяхәт ясадылар, Волгоградта Мамай курганындагы "Сталинград сугышы батырларына" һәйкәл- ансамблен күрделәр. Видеосюжетларны тикшергәндә балалар Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарын искә төшерделәр, аларның портретлары белән һәр елны "Үлемсез полк" парадында катнашуларын әйттеләр.




