11нче февраль, сишәмбе, 2020нче ел
Сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналарның реабилитацион ялын оештыру кысаларында, Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы мәдәни оештыручы белән бергә балигъ булмаган балаларның әти-әниләре өчен төркемле шөгыль уздырдылар.
Чараның максаты: катнашучыларның психоэмоциональ халәтен гармонияләштерү, шәхси ресурсларны активлаштыру.
Шөгыль 2 этапта узды. Беренче этапта психолог, психоэмоциональ халәткә тәэсир итүче тормыш сфераларын анализлауга юнәлдерелгән, Мюррей ысулы буенча "Бер стакан яшәү көче" күнегүен уздырды. Күнегүне башкару катнашучыларга үзләренең психоэмоциональ халәтләрен көйләү һәм шәхси ресурсларны активлаштыру өчен нинди сфералар өстендә эшләргә кирәклеген ачыкларга ярдәм итте.
Икенче этапта мәдәни оештыручы тыныч, релакс шартларында, арт-терапия форматында теләкләр беләзеге үрү буенча мастер-класс уздырды, аннан соң катнашучылар аны уңай энергетика һәм тормышта уңай үзгәрешләргә ышаныч белән "кордылар".
Мондый шөгыльләр сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче әти-әниләрнең ялын оештыру өчен уңайлы мохит тудыру, рәсми булмаган аралашу, үз-үзләрен иҗади күрсәтү өчен өстәмә ресурс булып тора.


