2нче март, чәршәмбе, 2020нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Казан дәүләт медицина университеты волонтёрлары белән бергә, сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче һәм социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен, "Язны чакыру" сәхнәләштерелгән бәйрәм оештырдылар.
Чараның максаты: балаларга социаль яраклашу авырлыкларын җиңүдә ярдәм итү, әйләнә-тирәдәгеләр белән уңышлы хезмәттәшлек күнекмәләре һәм инвалидлыгы булган, сәламәтлекләре чикле кешеләргә карата толерант мөнәсәбәт формалаштыру.
Балалар, студент - волонтёрлар әзерләгән, сәхнәләштерелгән "Язны чакыру" тамашасында катнаштылар. Әкият геройлары: Убырлы карчык, Шүрәле, Яз-чибәркәй, бәйрәм традициясе белән танышып, бәйгеләрдә, уеннарда, биюләрдә катнаштылар. Балаларда шамакайлар белән очрашу аеруча соклану уятты, такмаклар һәм язны "чакырулар" белән барысы бергә әйлән-бәйлән уйнадылар.
Мондый чаралар, сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләр әйтүенчә, балаларга әйләнә-тирәдәгеләр белән уңышлы хезмәттәшлек күнекмәләре формалаштырырга, психоэмоциональ үсешләренә ярдәм итәләр һәм бөтен гаиләгә яхшы кәеф бүләк итәләр.


















