5нче март, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан һәм сәламәтлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләрнең реабилитацион ялын оештыру кысаларында, Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы "Ата-аналар университеты" циклыннан "Хатын-кызлар йөрәге өчен чәчәкләр тарихы" шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: сәламәтлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләренең психоэмоциональ халәтен көйләү, аларның эчке шәхси ресурсларын мобилизацияләү.
Шөгыльдә төп игътибар ресурслы халәтне формалаштыруга бирелде, чөнки ресурслы халәттә кеше барысын да булдыра ала, аның теләсә нинди эшкә көче һәм энергиясе җитә. Шуңа күрә психолог башта катнашучылар белән "Бакчаны саклаучылар. Хатын-кызлар йөрәге өчен чәчәкләр тарихы" метафоралы ассоциатив карталары кулланып тренинг күнегүен уздырды. Бу проектлы методика хыял һәм күзаллауны үстерүгә, тормыш һәм үз проблемаларын хәл итү юлларын эзләүгә яхшы этәргеч булып тора.
Шөгыльнең икенче өлешендә мәдәни оештыручы "Умырзая бәйләме"н ясау буенча мастер-класс уздырды. Катнашучылар үз куллары белән тәмле бәйләмнәр ясарга өйрәнделәр, бу аларга иҗади мөмкинлекләрен киңәйтергә, ә метафоралы мәгънәдә-үзләренең эчке бакчалары турында кайгыртырга мөмкинлек бирде.

