10нчы март, сишәмбе, 2020нче ел
Россиядә Балачакның унеллыгына туры китерелгән чаралар кысаларында, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балалы гаиләләр өчен, "Манеж" күргәзмәләр залында "Сәнгатьләр төрлелеге" интерактив программасына хәйрия баруы оештырдылар.
Катнашучылар игътибарына экскурсия һәм мастер-класс әзерләнгән иде. Экскурсия барышында балалар һәм әти-әниләр "Рәссам Әхсан Фәтхетдинов: дуска хатлар" күргәзмәсе белән таныштылар, беркатлы сәнгать стилендә рәсем һәм агачны берләштереп иҗат иткән Татарстан Республикасының халык рәссамы Әхсан Саримовичның иҗат юлы турында белделәр. Рухлар һәм амулетлар, әкиятләр һәм мифлар, татар фольклоры һәм тәңрелек - болар барысы да аның иҗатында сыешкан.
"Манеж" күргәзмәләр залы - бу аралашу өчен мәйдан да. Балаларда аеруча "Су тамчысында сәнгать" мастер-классында катнашу кызыксыну уятты. Катнашучылар суда сәнгатьчә эз тудыру графика техникасы - "эбру" белән таныштылар, һәм иҗат хыялына бирелеп, рәхәтләнеп үз рәсемнәрен ясадылар.
Чара зурларга да, балаларга да якты хисләр һәм тәэсирләр бүләк итте. Матурлык белән очрашу турында истәлеккә балаларда үзләренең рәсемнәре - "су тамчысында сәнгать" калды.
Чараны оештыру өчен мөһим чыгым материаллары "Манеж" күргәзмәләр залы администрациясе тарафыннан хәйрия ярдәме белән бирелде.


