Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
Видеоэлемтә буенча гаиләләргә психологик консультация бирү

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы тарафыннан Zoom: Video Conferencing, Web Conferencing, Webinars аша социаль хезмәт алучылар белән дистанцион шөгыльләр үткәрелә.

   Шулай, бер әни белән сөйләшү барышында баланың соңгы атна дәвамында бик ярсулы, елак, агрессив булуы, уку материалын кабул итүдән туктавы ачыкланды. Психолог балигъ булмаган бала белән шәхси дәрес үткәрде.

   Әңгәмә барышында малайның бик арыганлыгы, уку материалын үзләштерә алмавы, шул сәбәпле аны гел әрләп, кечкенә балага карата гына кайгыртучанлык күрсәтелүе, шунлыктан бернәрсәгә өйрәнәсе килмәве ачыкланды. Бу стресс хәлләр фонында соңгы атнада озакка сузылган конфликт барлыкка килде. Психолог балигъ булмаган бала белән экспресс-диагностика үткәрде һәм психоэмоциональ хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән консультация бирде, балага һәм аның ата-аналарына бала-ата-аналар мөнәсәбәтләрен гармонизацияләү буенча киңәшләр бирде.

   Шулай ук психолог тарафыннан "Дистанцион укыту чорында балага һәм ата-аналарга ничек ярдәм итәргә" дигән белешмәлек эшләнде һәм социаль хезмәт алучы ларның электрон адресы буенча җибәрелде.

фото-1

фото-2

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66