15нче май, җомга, 2020нче ел
Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы "Ата-аналар белән бергә" программасы кысаларында күп балалы, тулы булмаган һәм азҗитешле гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балаларның ата-аналары белән "Беркайчан да үз хис-тойгыларыгызны балалар белән уртаклашмагыз" дигән дистанцион шөгыль үткәрде.
Шөгыльнең максаты: ата-аналар компетенциясе дәрәҗәсен күтәрү, балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен коррекцияләү, психоэмоциональ хәлне гармонияләштерү.
Психофизиологик халәтне һәм стресска каршы торучанлыкны диагностикалау максатыннан шөгыль башында катнашучылар Люшер тестын уздылар. Психолог ата - аналарга төп бурычларның берсе-балага эмоцияләрне җиңәргә ярдәм итү, ә моның өчен аның белән аралашырга, "артыгын" алырга, нәрсә эшли алуын кабул итәргә кирәклеген искә төшерде.
"Мин - контейнер" күнегүе ата-аналарга стресс хәлләрендә бала белән дөрес аралашу рәвешен сайларга ярдәм итте, чөнки нәкъ менә әни балалар эмоцияләрен кабул итә, туплый һәм эшкәртә ала торган ниндидер "сыешлы" булырга тиеш. "Уңай фикерләү" дигән интерактив әңгәмә өлкәннәрнең үз-үзләрен тотышы баланың психикасын формалаштыруга, аның дөнья белән мөнәсәбәтләренә ни дәрәҗәдә йогынты ясый алуын аңларга мөмкинлек бирде.
Кире элемтә ярдәмендә күтәрелгән теманың ни дәрәҗәдә актуаль һәм үз вакытында булуы аңлашыла.