
18нче май, дүшәмбе, 2020нче ел
"Казан шәһәре" шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе белгечләре, пандемия булуга карамастан, социаль хезмәт алучыларга максималь рәвештә хезмәт күрсәтәләр.
Шулай итеп, Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы тарафыннан даими рәвештә социаль хезмәтләр алу буенча шәхси программаларны тормышка ашыру планнары буенча психологик консультацияләр үткәрелә. Балалар һәм ата-аналар кирәк булганда белгечләргә квалификацияле ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала торган ашыгыч хезмәтләр турында халыкка мәгълүмат җиткерүгә аерым игътибар бирелә.
Консультация кысаларында, төп психологик проблемаларны хәл итүдән тыш, балалар ышаныч телефоны хезмәте һәм аның эш принциплары турында мәгълүмат бирелә. Авиатөзелеш районында яшәүчеләр өчен балалар ышаныч телефоны хезмәте турындагы мәгълүмат яңа һәм актуаль булып тора.
