22нче май, җомга, 2020нче ел
"Балалар уйный торган театр» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында 7-12 яшьлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Кыйналган кыйналмаганны алып бара" дип исемләнгән төркемле шөгыль үткәрделәр.
Шөгыльнең максаты: коммуникатив мөмкинлекне, иҗади сәләтләрне үстерү һәм уңай аралашу күнекмәләрен формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар әкият дөньясына чумдылар, рәссам Николай Устиновның "Кыйналган кыйналмаганны алып бара" әкиятенә виртуаль иллюстрацияләр галереясы тамашачылары булып чыктылар. Аннан соң балалар белән рәсем, фантазия, фикерләү, хәтер, күзәтүчәнлек, сөйләм сәнгатен үстерүгә һәм иҗади мөмкинлекләрен ачуга юнәлдерелгән сәхнәләштерелгән уен үткәрелде. Балалар геройларның характерларын, тышкы кыяфәтен, аларның гамәлләрен чагыштырырга өйрәнделәр, геройларның һәркайсына карата үз карашларын белдерделәр.
Шөгыльнең бер өлеше театр-уен күнекмәләрен камилләштерүгә, балаларның сүзлек запасын тулыландыру һәм активлаштыруга, аралашу күнекмәләрен арттыруга юнәлдерелгән "Ватылган телефон" уены булды.
Шөгыль сәхнәләштерелгән уен ярдәмендә балаларның шәхси үсешенә ярдәм итте.


