25нче май, дүшәмбе, 2020нче ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү максатыннан ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе өлкән инспекторы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә автоматик янгын хәбәрләрен кую буенча уртак рейд үткәрделәр.
Ведомствоара рейд барышында янгын куркынычсызлыгы чаралары, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозганда мөмкин булган нәтиҗәләр турында профилактик әңгәмәләр үткәрелде. Гражданнарның шәхси иминлеге генә түгел, күршеләренең иминлеге дә аларга бәйле булу сәбәпле киңәшләр бирелде.
Куркынычсызлык кагыйдәләре яхшырак истә калсын өчен, барлык инструкцияләнгән кешеләргә "Янгын вакытында үзеңне ничек тотарга", "Торак фондның янгын куркынычсызлыгы чаралары" дигән белешмәлекләр тапшырылды, анда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм ашыгыч хезмәтләрне чакыру тәртибе җентекләп язылган.

