26нчы май, сишәмбе, 2020нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы балигъ булмаган балалар белән үз-үзеңне танып белүгә омтылышны формалаштыруга, үз-үзеңә ышаныч арттыруга юнәлдерелгән индивидуаль дистанцион шөгыльләр үткәрә.
Шөгыльнең максаты: тормыш каршылыкларын, стрессны җиңәргә, төрле хәлләрдә тотрыклылыкны, үз-үзеңне оештыру күнекмәләрен һәм үз-үзеңне тоту күнекмәләрен үстерүдә психологик ярдәм күрсәтү.
Шөгыль барышында балигъ булмаган балалар һәм ата-аналар үз шәхесләренә хас сыйфатлар турында яңа белемнәр алдылар, үз-үзеңне җайга салу алымнарына һәм уңай фикерләү принципларына өйрәнделәр. Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән "Гади геометрик фигура" дигән психометрик тест кулланып дистанцион диагностика үткәрелде, характерның төп, өстенлекле сыйфатлары һәм үз-үзеңне тоту үзенчәлекләре, шәхси сыйфатлар һәм мөмкинлекләр билгеләнде. Яңа күнекмәләр үзләштерү һәм яңа кызыклы эшләр өчен белем алу ресурсы буларак дистанцион мәктәп дәресләре һәм өйдә булу консультацияләрнең аерым темасы булды.

