
28нче май, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
ТАССРның 100-еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру кысаларында Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы "Татарстан елъязмалары" циклыннан "Татарстаным, чәчәк ат!" төркемле шөгылен уздырды.
Әлеге чараның максаты: балигъ булмаган балаларда актив гражданлык позициясе тәрбияләү, Татарстан тарихы һәм мәдәни традицияләре турында белемнәрне киңәйтү.
Шөгыль интерактив формада узды. Балигъ булмаган балалар ТАССРның барлыкка килү тарихы, Казан шәһәренең истәлекле урыннары һәм республиканың заманча йөзе турында материаллар белән таныштылар, Татарстан Республикасының дәүләт символларын искә төшерделәр. Балалар шөгыльнең барлык биремнәрен һәм гамәли өлешен уңышлы үтәделәр: оригами техникасында "Россия һәм Татарстан символлары" дигән сувенир әләмнәр ясадылар.
Дәреснең иң мөһим һәм кызыклы мизгелләренең берсе - "Киләчәк стратегиясе" темасы буенча фикер алышу булды. Катнашучылар якындагы 10 елга Татарстанның үсеш проектларын тәкъдим иттеләр, республикада киләчәк төзергә тиешле яшьләргә аерым игътибар бирелүен билгеләп үттеләр.


