2нче июнь, сишәмбе, 2020нче ел
"2014-2020 елларга Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру" ярдәмче программасы кысаларында һәм җәйге каникуллар җитү белән бәйле Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары Администрациясенең балигъ булмаганнар эше буенча Комиссия белән бергә "Куркынычсызлык трафаретлары" арт-проектын гамәлгә ашыруда катнаштылар, анда ведомствоара социаль патронатта торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары катнашты.
Арт-проектның максаты: юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юлларда куркынычсыз тәртип өчен җаваплылык хисе формалаштыру.
Балалар җәяүлеләр кичүе алдында асфальтка зур ак хәрефләр белән "Баланы кулга ал", "Күчеш куркынычсызлыгына инан" һәм "Наушникларны сүндер" дип яздылар. Язулар җәяүлеләрнең игътибарын җәлеп итәчәк һәм юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында уйланырга мәҗбүр итәчәк.
Аерым игътибар элек җәяүлеләрне бәрдергән, борылыш артында булган машина йөртүчеләр өчен начар күрүчән булган җәяүлеләр кичүләренә бирелде.



