19нчы июнь, җомга, 2020нче ел
Киров районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре,"Балаларга бергә укыйбыз" Республика акциясе кысаларында, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр белән "Китап укуны ничек матур гаилә традициясе итәргә?" темасына фикер алышу оештырдылар.
Әти-әниләр бу акцияне хупладылар. Күпләр бу традицияне куллана, аларның яраткан гаилә авторлары бар икән. Ә "Сезнең өчен бергә уку ул нәрсә?" соравына түбәндәгечә җавап бирделәр:
- әнинең (әти, әби, бабай) бары тик балага багышланган вакыты
- бала тыныч, якын тавышны тыңлый, матур сурәтләрне карый
- бала сораулар бирә, кичерешләре белән уртаклаша
- бу-ата-аналар һәм балалар арасында чын күңелдән аралашу.
Бүлек белгечләре гаилә укуларын оештыру буенча киңәшләр бирделәр:
- әгәр укылганнан соң балада сораулар туа икән, аларга шунда ук җавап бирергә ашыкмагыз, баланың сүз яки хәлне ничек аңлавын сорагыз, бәлки, сез баланың үз-үзен тотышын һәм эмоциональ халәтен аңлау өчен мөһим булган фикерләрен ишетерсез;
- кайвакыт бала сорауларында проблема ята, шуңа күрә алга таба укырга ашыкмагыз, аны тыңларга һәм аңларга тырышыгыз;
- әгәр бала сезне иртәгә дә шул ук әкиятне яки китап бүлеген кабатлавыгызны сораса-бу очраклы түгел, аның үтенечен үтәгез һәм аңа нәрсә шулай тирән тәэсир иткәнен аңларга тырышыгыз.
Әйдәгез, укырга - бөтен гаилә белән укырга!
