8нче июль, чәршәмбе, 2020нче ел
Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында Мәскәү районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары һәм социаль педагогы тарафыннан социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” дигән ишегалды чарасы уздырылды.
Чараның максаты: гаилә кыйммәтләрен тәрбияләү, уртак уен һәм иҗат эшчәнлеге ярдәмендә конструктив хезмәттәшлек күнекмәләрен үстерү.
Чара башында катнашучылар белән бәйрәм тарихы, символлары, традицияләре турында "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" дигән интерактив әңгәмә үткәрелде. Гаилә әгъзаларының кооперациясенә, коммуникацияләренә һәм уйлап табучанлыгына юнәлтелгән уен-ярышлар чараның нигезен тәшкил итте.
Мәсәлән, “Гаилә бәхете рецепты” исемле мавыктыргыч уенда әниләр һәм балалар гаилә иминлеге серләре турында сөйли алдылар, ә “Визит карточкасы” дигән команда эше һәр гаиләгә рәсемнәр рәвешендә асфальтта үз гаиләсенең традицияләрен чагылдырырга ярдәм итте.
Чара ахырында катнашучылар бер-берсенә игелек, тынычлык, гаилә иминлеге теләделәр һәм үзләре белән уңай хис-кичерешләр һәм истәлекле бүләкләр алып киттеләр.



















