12нче август, чәршәмбе, 2020нче ел
Бөтендөнья кыргый табигать фонды 2020 елны Бөтендөнья торна елы дип игълан итте. Акциягә теләктәшлек йөзеннән Россия Кошларны саклау берлеге торналарны - Россиядә 2020нче ел кошы итеп сайлады.
Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре әлеге акцияне хупладылар һәм социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар өчен "Торналар" танып-белү шөгылен үткәрделәр.
Шөгыль барышында балалар, юкка чыгу куркынычы белән бәйле, Россиянең Кызыл китабына кертелгән хайваннар һәм кошлар турында, табигатькә игътибарлы һәм сак караш кирәклеге турында видеопрезентация белән таныштылар.
Шөгыльнең иҗади өлешендә балалар оригами сәнгате буенча, гади ак кәгазьдән торналар ясап, мастер-класста катнаштылар.

