14нче август, җомга, 2020нче ел
"Балачак иминлеге - 2020" Бөтенроссия акциясе һәм "Туган ишегаллары" шөгыльләре циклы кысаларында, Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы белән берлектә "Каенлык" шәһәр паркында, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, "Куркынычсыз җәй" чарасын үткәрделәр.
Чараның максаты: балигъ булмаган балалар белән гадәттән тыш хәлләрне профилактикалау, балаларның әйләнә-тирә дөнья хәвефләре турында күзаллауларын һәм төрле ситуацияләрне дөрес бәяләү сәләтен үстерү.
Интерактив уен программасы барышында балалар юлда, су объектларында сагалаучы төрле куркыныч хәлләр белән таныштылар, куркыныч ситуацияләрне дөрес бәяләү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән "Куркынычсыз җәй” квестында катнаштылар.
"Каршылыклар сызыгы" бәйгеләрендә катнашып, балалар җитезлек, зирәклек, командада эшли белү, ярдәмчеллек күрсәттеләр.
Саф һавада оештырылган чара балаларга бик күп уңай хис-кичерешләр китерде, коммуникатив күнекмәләр булдыруга, активлыкны арттыруга ярдәм итте.


