Викторова Фрида Самойловна - хезмәт һәм Бөек Ватан сугышы ветераны.
Фрида Самойловна 1920нче елның 13нче августында Украинада Кременчук шәһәрендә туган. Мәктәпне 1938 елда Киевта тәмамлый һәм үз хыялын тормышка ашыра - кешеләрне коткарыр өчен Киев медицина институтына укырга керә, анда беренче өч курсны укый. Сугыш башланганда әти-әнисе белән Пермь шәһәренә эвакуацияләнә һәм 1942 елда Пермь медицина институтын тәмамлый. 1942 елдан 1946 елга кадәр фронт госпиталендә хирург булып хезмәт итә. Төньяк-Көнбатыш, беренче һәм Икенче Балтыйк буе фронтларында сугыша. Сугышны Кенигсбергта тәмамлый.
Сугыштан соң Киев, Запорожье, Төмән һәм Белгородта терапевт булып эшли. 1968 елда Казанга күчеп килә. Казанда 1968-1987 елларда 7нче шәһәр хастаханәсе каршындагы 1нче сырхауханәдә терапия бүлеге мөдире булып эшли һәм аннан лаеклы ялга китә.
Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен Фәридә Самойловна "Кызыл Йолдыз" ордены, II дәрәҗә "Ватан сугышы" ордены,"Германияне җиңгән өчен" медале белән бүләкләнгән, юбилей бүләкләре бар.
