
Вера Георгиевна Бакаева Угличь шәһәрендә офицер гаиләсендә туган, әнисе балалар йортында эшләгән. Әнисенә якынрак булу өчен кызга шунда ук яшәргә туры килә.
1941нче ел. Яңа портфель инде сатып алынган, мәктәп формасы тегелгән. Вера мәктәпкә барырга әзерләнә. Әмма сугыш барлык планнарны да сызып ташлый. Әтисе фронтка китә. Балалар йорты эвакуациягә әзерләнә. Балалар йорты балаларын эвакуацияләгән паром һәм баржаларның кәрванын немец самолетлары утка тота. Исән калганнарны немец солдатлары яр буенда көтә. Балалар күз алдында өлкәннәрне тереләй сарайда яндыралар. Ә аннары тагын да куркынычрагы - балалар концлагере. Фашистлар әсир ителгән балаларның канын "немец армиясе ихтыяҗлары" өчен суыртып ала, медицина тәҗрибәсе үткәрә, балаларның чәчләре һәм тешләре коела.
Совет Армиясе гаскәрләренең һөҗүме фашистларны чигенергә мәҗбүр итә, ә алар чигенгәндә әсирләрне юк итәләр. Вера йөгерә алмый, җирдә ята, ә өстенә үлгән балаларның гәүдәләре төшеп аны пулялардан каплыйлар. Кыз госпитальдә аңына килә. Госпитальдән Вераны Казан янындагы балалар йортына җибәрәләр. 1943нче елда башка балалар белән бергә Казан мех фабрикасында эшли башлый: совет очучылары өчен ярымтуннар, мехлы бияләйләр, унтылар тегәләр.
19нчы августта Вера Георгиевнага 90 яшь тула. Шулай булып чыга, язмышка аның балачагын гына урлау җитми: хатын ирен һәм өч баласын җирли.
Кеше шулкадәр кайгы күтәрә алмас кебек тоелса да, Вера Георгиевна үз йөген сизми, искиткеч коткару өчен, үз юлларында очраган барлык кешеләр өчен язмышына рәхмәтле. Ул-тормышның чын могҗиза икәнлеген аңлаучыларның берсе.
