
Золова Валентина Ивановна, 03.09.1924 елда туган - тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветераны хатыны.
Валентина Ивановна Казанда туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң кыз алдында күпме мөмкинлекләр ачыла. Әмма сугыш башлана. 17 яшьлек Валентина өчен олы тормышка юл Казанның 2нче икмәк заводында лаборант вазыйфасыннан башлана. Унике сәгать һәм күбрәк тә эшләргә туры килә. Әмма исән калу һәм җиңү өчен шәһәр һәр көн ипи алырга тиеш. Ачлык булуга карамастан, эшчеләр алар өчен алдынгы сызыкның биредә булуын аңлыйлар, мич янында кораллар артында торган кебек торалар. Уртак бәла барысын да берләштерә, көч бирә.
Ә эштән соң дуслары белән Валентина Ивановна госпитальгә ашыга, анда санитаркаларга яралыларны карарга булышалар: су ташыйлар, бинтлар юалар, авыр яралыларны ашаталар, солдатларның гозере буенча туганнарына хатлар язалар.
Госпитальдәге эш Валентина Ивановнаның киләчәк язмышына йогынты ясый, 1957нче елны шәфкать туташларын әзерләү курсларын тәмамлый. Казанга кайткач, 26 елдан артык шәһәр санитар-эпидемиология станциясендә эшли.
Намуслы хезмәте өчен Золова В.И. Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Бүген, олы яшьтә булуына карамастан, Валентина Ивановна бик аралашучан, тегү белән мавыга. Һәм икмәккә аерым бер дулкынлану белән карый.
















