Notice: Only variables should be assigned by reference in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/templates/accessibility/index.php on line 11
«Иң яхшы көн» гаилә бәйрәме

View settings

Font size:
Site colours
Images

Settings

Обычная версия сайта

   24нче сентябрь, пәнҗешәмбе, 2020нче ел

   Россиядә Балачак унъеллыгы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре «СВЕТЛЯЧОК» гаилә ярдәме үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма белән берлектә, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдән август һәм сентябрь аенда туган балигъ булмаган балалар өчен «Иң яхшы көн» дигән социаль – анимация чарасы уздырдылар.

   Бәйрәм Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында мотоциклларда һөнәри фотосессия белән башланып китте. Чарада катнашучылар оештыручылар тәкъдим иткән якты амуницияләрдә фотога төшерү сәнгатен белделәр. Байкерлар балаларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк иттеләр. Аннан соң балалар интерактив спорт-сәламәтләндерү программасында катнаштылар: волонтер – аниматорлар катнашучыларны сода, су, кола белән ачык фәнни экспериментлар белән шаккатырдылар, Крио – шоу буенча мастер-класс үткәрделәр, балалар белән бергә туңдырма ясадылар. Бәйрәм

   ахырында барысын да торт белән сыйладылар.

   Мондый чаралар балигъ булмаган балаларның үз-үзләрен деструктив тотышын профилактикалауга, ял итү культурасын формалаштыруга ярдәм итә, өлкәннәргә дә, балаларга да яхшы кәеф бүләк итә.

фото-1

фото-2

фото-3

фото-4

 

Deprecated: Function lcg_value() is deprecated since 8.4, use \Random\Randomizer::getFloat() instead in /var/www/gauso/data/www/cson-kazan.ru/plugins/system/sessiongc/src/Extension/SessionGC.php on line 66