
1нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Киров районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларны Халыкара өлкәннәр көне белән акцияләрдә котладылар:
• «Игелекле куллар белән акларга җылы бүләк итәбез» - социаль хезмәткәрләр йон оекбашлар бәйләделәр һәм хезмәт алучыларга бүләкләр тапшырдылар
• «Күңел җылысы» - хезмәткәрләр якты һәм матур пәрдәләр тегеп, социаль хезмәтләр алучы фатирына элделәр
• «Без алтын яшьне данлыйбыз» - Киров районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балаларның үз куллары белән ясаган открыткалар тапшырылды.
Күрсәтелгән кайгыртучанлык, игътибар һәм яхшылык өчен безнең хезмәт алучылар тарафыннан рәхмәт һәм уңай фикерләр әйтелде..







