
1нче октябрь, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Өлкәннәр декадасына багышланган чаралар планы кысаларында Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә "Матурлык хакына яхшылык!» акциясе старт алды.
Акция барышында өйдә социаль хезмәтләр алучыларга, Казан кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте волонтерлары хәйриячел чәчтарашханә хезмәте күрсәтәләр. Яшьләр өлкән яшьтәге кешеләрнең чәчләрен кисәләр һәм прическлар ясыйлар. Барлык социаль хезмәт алучылар да канәгать калдылар һәм аларга күрсәткән игътибар өчен рәхмәт белдерәләр.
