Национальные проекты России лого

   2нче сентябрь, чәршәмбе, 2020нче ел

   "Өлкән буын" федераль проектының "Демография" милли проекты кысаларында "Казан шәһәре" шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе ДАССУ "Казан шәһәренең 21нче шәһәр сырхауханәсе" белән берлектә "Ятып авыручыларны карау: авыручыларны күчерү, өс киемнәрен һәм урын-җирләрен алыштыру, ашату кагыйдәләре" темасына" Тернәкләндерү һәм тәрбия мәктәбе" дигән гамәли шөгыль үткәрелде.

   Стационарны алыштыручы "Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе" технологиясенең төп бурычлары булып өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны өй шартларында карау, тәрбияләү, максималь озак яшәү өчен шартлар тәэмин итүне гамәлгә ашыручы туганнарның, законлы вәкилләрнең һәм башка гражданнарның белем дәрәҗәсен күтәрү.

   Шөгыль барышында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының финанс ярдәме белән сатып алынган махсус күрсәтмә җиһазлар кулланылды.

   Карауны гамәлгә ашыручы туганнар аз хәрәкәтләнүче авыруларны карау вакытында килеп чыккан хәлләр буенча тулы җаваплар һәм аңлатмалар алдылар.

фото-1

фото-2

фото-3