Версия для слабовидящих Версия для слабовидящих

Яңалыклар

Мы помним лого

   Лаврушина Юлия Павловна-тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны. Юлия Павловна 1929нче елны Татарстан Республикасының Мамадыш районы Солдат Бистәсе бистәсендә туа. Бөек Ватан сугышы вакытында мәктәптә укый, дәресләрдән соң сыйныфташлары белән бергә колхозда кыр эшләрендә эшли. Сугыштан соң умартачылар курсын тәмамлый, Кама урман хуҗалыгында эшли. 1950 нче елны кияүгә чыга, ире белән бергә Карелиягә китә. 1958нче елны Казанга кайталар, урман хуҗалыгында эшли. Гомуми эш стажы-52 ел. Юлия Павловна «1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнде.

фото-1