Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
19нчы март, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
"Казан шәһәре" шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" ДАСХКУнең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгечләре ДАССУ "10нчы шәһәр поликлиникасы" базасында "Тәрбия мәктәбе" технологиясен гамәлгә ашыруны дәвам итәләр. Чираттагы өйрәтү шөгылендә авыруны күчерү, урын-җирне һәм өс киемен алмаштыру, ашату кебек сораулар каралды.
Өйрәтүле тренинглар уздыруга рөхсәт бирә торган "Картлык шатлыкка" Хәйрия фонды таныклыгына ия, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге тренеры Артамонова Е. А. урында озак ятып авыручы кешене күчерүнең сәламәтлекне саклау технологиясе принципларын аңлатты һәм гамәлдә күрсәтте. Гамәли шөгыль барышында Елена Андреевна авыруның озак ятудан тәндә тишелүләр барлыкка килүен киметү өчен тәкъдим ителгән гәүдә урнашуларын, кулай булган ашату алымнарын күрсәтте, авыруны күчерүдә кинестетика алымнары, ярдәмче чаралар(шуа торган җәймәләр, пояс һ. б.) турында сөйләде.
Тыңлаучылар арасында Казан шәһәре Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында яшәүче, үзләренә хезмәт күрсәтү һәм хәрәкәт итү сәләтен югалткан өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидлыгы булганнарны тәрбияләүче туганнары, шулай ук 10нчы поликлиниканың медицина хезмәткәрләре бар иде.
Шөгыль ахырында Яңа Савин районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Горева М. Н. "Сиделка" хезмәтен күрсәтү буенча пилот проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Гадәттәгечә барлык тыңлаучылар мөрәҗәгать итү өчен мәгълүматлар белән тематик таратма материал алдылар.


17нче март, сишәмбе, 2020нче ел
"Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел…" республика проекты кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, "Бөек Ватан сугышында хатын - кыз сугышчылар" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балигъ булмаган балаларда ватанпәрвәрлек, өлкән буынга ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Балалар шөгыль барышында "Сугышның хатын-кыз йөзе" документаль фильмын карадылар, анда хатын-кыз-ветераннар сугыш турында истәлекләре белән уртаклашалар. Аннан соң балалар белән Бөек Ватан сугышында Җиңүне якынайтуда хатын-кызларның бәһасез роле турында әңгәмә уздырылды.
Шөгыльдә балалар шулай ук истәлекле открыткалар ясадылар, аларны өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торган хатын-кыз - ветераннарга тапшырдылар.



17нче март, сишәмбе, 2020нче ел
ТАССРның 100-еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы белән бергә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, "Патриот" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балаларда ватанпәрвәрлек хисе, республиканың мәдәни - тарихи мирасына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Шөгыльдә балалар өчен, Татарстан Республикасына багышланган беренче милли белем бирү анимацияле проекты - "Татарстан гасыры" фильмын карау оештырылды. Фильмны 7дән 15 яшькә кадәр 30 000 Татарстан укучылары ясадылар. Балалар "Татарстан гасыры"ның иң күп санлы авторлы анимацияле фильм буларак Россия Рекордлар китабына кертелгәнлеген белделәр, Татарстанның төрле почмакларын күрделәр, Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәрләренең герблары белән, һәр районның байлыгы һәм гербта ясалган сурәтләр белән таныштылар.
Шөгыль ахырында балалар "Татарстан гасыры" викторинасында катнаштылар һәм туган шәһәрләре - Казанның истәлекле урыннарын сурәтләп "Минем Татарстаным" коллажын ясадылар.



17нче март, сишәмбе, 2020нче ел
Язгы каникуллар алдыннан, Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге педагогы Казан шәһәре ДБУ "Юл хәрәкәте иминлеге" профилактика бүлегенең әйдәп баручы белгече Шлакова Г. А. һәм Казан шәһәре Киров районының 24нче номерлы китапханә хезмәткәрләре белән бергә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, "Юл йөрү кагыйдәләрен тот - бәлагә тарымассың!" чарасын уздырдылар.
Чараның максаты: юл хәрәкәтендә катнашучыларга ихтирамлы мөнәсәбәт, юлда һәм транспортта үз-үзен тоту өчен җаваплылык хисе тәрбияләү.
Балалар уен рәвешендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар һәм ныгыттылар, "Кызыл, сары, яшел" викторинасы сорауларына җавап бирделәр, "Куркынычсызлык мәктәбе", "Җәяүле мәктәбе" күнегүләрен башкардылар.
Инесса Фаның "Минем әтием - юл-патруль инспекторы" китабы ярдәмендә балалар төп юл йөрү кагыйдәләрен ныгыттылар, ситуацияләрне тикшереп, юлда һәм транспортта үзен куркынычсыз тоту турында бик күп яңалыклар белделәр.
ДБУ "Юл хәрәкәте иминлеге" профилактика бүлеге белгече балаларга өйдән мәктәпкә ничек имин барып кайтырга, ничек юл аша чыгарга, юлда нинди көтелмәгән һәм куркыныч хәлләр туарга мөмкинлеген аңлатты.
Чара ахырында балаларга файдалы бүләкләр: китаплар, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча буклетлар һәм өс киемнәре өчен яктылыкны кире кайтаргыч элементлар тапшырылды.

17нче март, сишәмбе, 2020нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә Казан дәүләт медицина университеты студент-волонтёрлары һәм "Волонтёр - медиклар" Татарстан региональ хәрәкәте җитәкчесе Шәфикова Р. Ф. катнашында "Волонтёрлык эшчәнлеген эффектив оештыру" методик сәгате уздырылды.
Методик сәгать кысаларында Шәфикова Р. Ф. "Татарстан Республикасы Волонтёр-медиклары" һәм "Безнең сайлау" иреклеләр хәрәкәтләре гамәлгә ашыра торган юнәлешләрне тәкъдим итте, студент - волонтёрлар оештыра торган чаралар турында сөйләде.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре очрашу барышында аерым игътибарны волонтёрлар белән бергә Хәтер һәм дан елы кысаларында - 1941-1945нче елларны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгын һәм ТАССРның 100-еллыгын бәйрәм итү, шулай ук социаль сферада иреклеләр хәрәкәтен үстерүгә юнәлдерелгән социаль проектларны гамәлгә ашыру сорауларын тикшерүгә бирделәр.



Страница 101 из 272