19нчы март, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
"Казан шәһәре" шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" ДАСХКУнең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгечләре ДАССУ "10нчы шәһәр поликлиникасы" базасында "Тәрбия мәктәбе" технологиясен гамәлгә ашыруны дәвам итәләр. Чираттагы өйрәтү шөгылендә авыруны күчерү, урын-җирне һәм өс киемен алмаштыру, ашату кебек сораулар каралды.
Өйрәтүле тренинглар уздыруга рөхсәт бирә торган "Картлык шатлыкка" Хәйрия фонды таныклыгына ия, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге тренеры Артамонова Е. А. урында озак ятып авыручы кешене күчерүнең сәламәтлекне саклау технологиясе принципларын аңлатты һәм гамәлдә күрсәтте. Гамәли шөгыль барышында Елена Андреевна авыруның озак ятудан тәндә тишелүләр барлыкка килүен киметү өчен тәкъдим ителгән гәүдә урнашуларын, кулай булган ашату алымнарын күрсәтте, авыруны күчерүдә кинестетика алымнары, ярдәмче чаралар(шуа торган җәймәләр, пояс һ. б.) турында сөйләде.
Тыңлаучылар арасында Казан шәһәре Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында яшәүче, үзләренә хезмәт күрсәтү һәм хәрәкәт итү сәләтен югалткан өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидлыгы булганнарны тәрбияләүче туганнары, шулай ук 10нчы поликлиниканың медицина хезмәткәрләре бар иде.
Шөгыль ахырында Яңа Савин районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Горева М. Н. "Сиделка" хезмәтен күрсәтү буенча пилот проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Гадәттәгечә барлык тыңлаучылар мөрәҗәгать итү өчен мәгълүматлар белән тематик таратма материал алдылар.

















