Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
21нче февраль, җомга, 2020нче ел
"2014-2020нче елларга яшьләрне патриотик тәрбияләү" программасы һәм "Онытмас өчен белергә" шөгыльләр циклы кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре мәдәни оештыручы белән бергә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балигъ булмаган балалар өчен,"Ватан каһарманнарына багышлана" квест-уенын уздырдылар.
Максат: ватанпәрвәрлек, илнең тарихи үткәненә ихтирам, Ватанны саклаучыларның сугышчан батырлыкларына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Квест-уен балалар белән "Онытмас өчен белергә" интерактив әңгәмәсеннән башланды, аннан соң балалар квест-уен кагыйдәләре белән таныштылар, катнашучылар паспорты алдылар, 2 командага бүленеп "Разведчиклар","Чик","Хәрби техника","Солдат кухнясы","Госпиталь" хәрби станцияләрен өйрәнергә киттеләр. Квестның барлык этапларын узу катнашучылардан сабырлык, җитезлек, тизлек һәм зирәклек күрсәтүне таләп итте.
Уен ахырында барлык катнашучыларга мактау грамотасы тапшырылды, ә алган күнекмәләр командада эшли белүне формалаштырырга, үзара ярдәмләшү хисе тәрбияләргә, үз иленең тарихы турында белемнәрен арттырырга ярдәм итте.




21нче февраль, җомга, 2020нче ел
Күренекле легенда-хатын, хәрби - кыр хирургы, Совет армиясе хәрби көчләре ветераны, медицина хезмәте подполковнигы, ТАССРның атказанган табибы, өйдә социаль хезмәт алучы Емелина Татьяна Андреевнага ихтирам күрсәтеп, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Татьяна Андреевна өчен "Әдәби газета" вакытлы басмасына хәйрия язылуын оештырдылар һәм сертификат тапшырдылар.
Емелина Т. А. "Хәрби-кыр хирургының эш көннәре", "Татарстан медикларының фронт юллары" китаплары авторы. Бүгенге көндә дә "Китап сөючеләр" клубы рәисе булып тора.
Татьяна Андреевна Ленинград асты, Курск дугасы, Днепрны кичү, Украина, Молдавия, Румыния, Польша һәм Германияне азат итү сугышларында меңләгән гомерләрне коткарган. Ул "Кызыл йолдыз", "II дәрәҗә Ватан сугышы" орденнары, медальләр, шул исәптән "Ленинградны саклау өчен", Югары башкомандующийның 12 рәхмәт хатына ия.
Хәрби - кыр хирургы, Совет армиясе хәрби көчләре ветераны, медицина хезмәте подполковнигы, ТАССРның атказанган табибы, 2006, 2008нче елларны ел хатын-кызы һәм 2009нчы елны Сәламәтлек саклау легендасы. Аның исеме "Россиянең иң яхшы кешеләре" уникаль энциклопедиясенә һәм Казан шәһәре Мактау китабына кертелгән.




21нче февраль, җомга, 2020нче ел
2020нче елны Хәтер һәм дан елын уздыру кысаларында һәм Ватанны саклаучылар көне алдыннан Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен "Ватан" оешмасы" Татарстан Республикасы Региональ яшьләр иҗтимагый оешмасының Бөтенроссия мәгълүмат - эзләү үзәге музеена "Чорлар кайтавазы" экскурсиясен оештырдылар.
Экскурсиянең максаты: балигъ булмаган балаларда ватанпәрвәрлек тәрбияләү һәм актив гражданлык карашын формалаштыру.
Балалар музейда Бөек Ватан сугышы булган җирләрдә эзләү эше нәтиҗәләре һәм мәгълүматлары: табылган һәм эзләнә торган исемнәр базасы, эзләү экспедициясе, эзләү отрядлары, сугышчан каберлекләр, карталар, белешмәлекләр саклана торган мәгълүматлар турында белделәр. Татарстан эзтабарлары штабында иң кыйммәтле экспонат булып Брест крепосте кирпечләре тора.
Экскурсия нәтиҗәсендә балалар Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында белделәр, эзләү отрядлары эшенең мөһимлеген аңладылар, чөнки алар ярдәмендә һәр елны билгесез югалган сугышчылар кими бара.




20нче февраль, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
"2016-2020нче елларга Россия Федерациясендә гражданнарны патриотик тәрбияләү" дәүләт программасы кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Легион" хәрби-патриот оешмасы волонтёрлары белән бергә, Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә туры китереп, "Сугыш сукмаклары буенча" төркемле шөгыль уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: яшүсмерләрдә Ватанны саклаучыларның сугышчан батырлыкларына ихтирамлы мөнәсәбәт, югары патриотик аң тәрбияләү.
"Легион" хәрби-патриот оешмасының җитәкчесе Александр Александров балаларга сугышлар булган җирләрдә эзләү эшләренең нигезләре, Татарстан Республикасы эзләү хәрәкәте тарихы турында сөйләде, эзтабарларның табышларын, Кызыл Армия һәм вермахт армиясенең ату коралларын күрсәтте. Балалар һәр коралның конструктив үзенчәлекләрен белделәр, пистолетлар һәм пулеметларның ничек сүтелеп җыелуын күрделәр. Катнашучылар Ватан тарихы, Кызыл Армия солдатлары һәм офицерларының батырлыгы турында күп яңа мәгълүмат белделәр, гаскәр төрләре билгеләрен аерырга, Бөек Ватан сугышы солдатларының киемнәренең формасы һәм элементларын өйрәнделәр.
Балалар өчен "Легион" отряды волонтёрлары, хәрби-патриотик проектлар кысаларында уздыра торган, Бөек Ватан сугышы көрәшләре реконструкциясе белән видеороликлар күрсәттеләр.
Шөгыль ахырында балалар тәкъдим ителгән ату кораллары белән фотога төштеләр.
Уздырылган шөгыль яшүсмерләрнең белемнәрен арттырырга, рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытырга, ватанпәрвәрлек тәрбияләргә ярдәм итте.


19 нчы февраль, чәршәмбе, 2020нче ел
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләренең квалификацияләрен күтәрү һәм "Демография" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә "Дәүләт социаль ярдәмен алуда, шул исәптән социаль контракт нигезендә, ярдәм күрсәтү" методик сәгате уздырылды.
Очрашу, дәүләт ярдәмен алу өчен мөрәҗәгать иткән гражданнар белән, рольле уен форматында эшләрне модельләштерү белән узды. 2 командага бүленеп, белгечләр гаилә белән эш этапларын "уйнадылар": беренчел мәгълүмат җыю, аңлату эше, әңгәмә битен һәм социаль яраклашу буенча план төзү.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Л. К. Корбангалиева, мәгълүмат - аналитика бүлеге методистлары катнашында гаиләләрнең төп проблемалары билгеләнде һәм аларны хәл итү юллары эшләнде, башкарылган эшкә аналитик тикшерү уздырылды. Стажлы белгечләр "мотивациясез" клиентлар белән беренчел аралашуда психологик барьерларны җиңү һәм гражданнарның социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлыгы шартларын ачыклау тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Эш тәҗрибәсе буенча, азҗитешле гражданнар - Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең потенциаль клиентлары.
Методик сәгать, халык белән эшләүдә заманча ысул һәм формалар куллануда белем - күнекмәләрнең дәрәҗәсен арттыруга һәм һөнәри җитешмәүчелекне бетерүгә юнәлдерелгән, шул исәптән гражданнарның социаль иминлеген арттыру һәм ярлылыктан чыгару буенча оешма алдында яңа бурычлар кую белән бәйле эш формасы буларак, хәзерге вакытта хезмәткәрләр арасында бигрәк тә кирәкле.


Страница 107 из 272