18нче февраль, сишәмбе, 2020нче ел
"Демография" милли проекты кысаларында Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшчәнлегенең бер юнәлеше булып балалары булган хатын-кызларга хезмәт эшчәнлеген тормышка ашыруда шартлар тудыру тора. Бала тәрбияләү буенча ялдагы әниләргә үзләренең сәләтләрен үстерергә, һөнәр сайлау һәм планлаштыруда ярдәм итү максатыннан Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган декрет ялы тәмамланып килгән әниләр өчен,"Сәләтне эзләгәндә" төркемле шөгыльләр циклын уздырды.
Катнашучылар психолог җитәкчелегендә үзләренең кызыксынуларын, мавыгуларын, өстенлекләрен, шәхси сыйфатларын, тәҗрибә, белем һәм күнекмәләрен анализладылар, бу яшь әниләргә үзләренең мөмкинлекләрен хезмәт базарындагы тәкъдимнәр белән чагыштырырга, һөнәри максатлар һәм аларга ирешү ысуллары, билгеләнгән юл буенча хәрәкәт итәргә комачаулаучы курку һәм психологик киртәләрне җиңү коралларын "эшкәртергә" ярдәм итте.
Тренингта катнашучылар алган күнекмәләрнең һөнәр сайлауда, гаилә тормышының иминлеген һәм сыйфатын арттыруда ярдәм итәчәкләрен билгеләделәр.
