Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
17нче гыйнвар, җомга, 2020нче ел
Социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү максаты белән, Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә "Социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр белән эшләүдә инновацион практикаларны кертү һәм өйрәнү" методик сәгате булып узды.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Кулакова Э. В. балигъ булмаган балалар арасында һәм гаиләдәге конфликтларны чишү белән җитәкчелек итүдә медиация нигезендә килешү хезмәте турында сөйләде, үзара бәйле мөнәсәбәтләрне җиңүгә юнәлдерелгән "Пәрәвез" терапевт трансформация уенын күрсәтте. Уен барышында белгечләр үз-үзеңне тотуның яңа модельләре, максатка ирешү юллары һәм ярдәмнең мөмкин булган төрле вариантлары белән таныштылар.
Социаль педагог Титова Е. В. социаль хезмәт алучылар белән эшләгәндә психолого-педагогик диагностика сыйфатында өстәл уеннарын куллану буенча яңа эш юнәлешен күрсәтте. "Дөрес булмаган ил", "Гаилә псикретлары", "Роботлар", "Гномслар гаиләсе" өстәл уеннарын куллану бала-ата-ана мөнәсәбәтләрендә бәйләнеш булдырырга, ата-аналарның үзләрен тотуның начар стиль һәм формаларына төзәтмәләр кертергә ярдәм итә.
Белгечләр әйтүенчә, гаилә институтын ныгытуга, гаилә кыйммәтләрен формалаштыруга һәм бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен гармонияләштерергә юнәлдерелгән мондый методик сәгатьләр социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә.



16нчы гыйнвар, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
ТАССРның 100-еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү һәм үткәрү кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы белән бергә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, "Минем Республикам! Минем Татарстаным!" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: үз илеңнең тарихына,тарихи байлыкларына кызыксыну формалаштыру, төрле милләт кешеләренә карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләү, коммуникатив күнекмәләрне һәм иҗади мөмкинлекне үстерү.
Шөгыль барышында балалар белән "Татарстанның истәлекле урыннары" интерактив әңгәмәсен уздырдылар, "Минем Республикам! Минем Татарстаным!" видеоролигын күрсәттеләр,шәһәр һәм республиканың символикаларын күрсәтеп, "Мин Казан турында нәрсә беләм?" тематик викторинасы уздырдылар.
Шөгыльнең иҗади өлешендә балалар "Чәчәк атучы Казан" рәсем бәйгесендә катнаштылар.
Шөгыль балаларга үзләренең республикалары һәм Татарстанның башкаласы турында белемнәрен киңәйтергә,коммуникатив күнекмәләрне һәм төркемдә эшли белүне үстерүгә ярдәм итте.


15нче гыйнвар, чәршәмбе, 2020нче ел
Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль яраклашуда авырлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар өчен,"Әйләнә-тирә дөнья белән минем мөнәсәбәтләрем" циклыннан "Хисләр нигә кирәк?" төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты:үз-үзен тотышны эмоциональ көйләүне үстерү, хәвефлелекне кисәтү һәм киметү, үз-үзенә ышанычны арттыру, үзләренең эмоциональ халәтләрен тиңләштерә һәм аларны социаль яраклы ысуллар белән күрсәтә белүне формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар үзләренең эмоциональ халәтләрен тиңләштерә белүне үстерүгә юнәлдерелгән "Хисләр капчыгы" күнегүен башкардылар, "Хисләр нигә кирәк?" презентациясен карадылар, аның барышында әкият геройларының хисләрен һәм тойгыларын билгеләргә өйрәнделәр. Балаларның хәвефлелеген кисәтү һәм киметү максатында "Курку" әкияте белән таныштылар, үзләренең "куркуларын" ясадылар, ә аннан соң аны көлкеле һәм матур итеп "ясадылар".
Психолог сүзләре буенча, проектлы методикалар һәм тренинглы күнегүләр кулланып уздырылган шөгыльләр үз-үзен тотышны эмоциональ көйләүне үстерү эшендә нәтиҗәле.


16нчы гыйнвар, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
Вахитов районы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә, Татарстан Республикасында "ЛУКОЙЛ" ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңгән, "Реабилитацияләүнең техник чараларын прокатка бирү социаль пункты" проекты старт алды.
Прокат пункты - ул өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлыгы булганнарның актив тормышларын озынайту, аларда үз-үзләренә хезмәт күрсәтү мөмкинлекләрен саклау, авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга һәм гаиләләргә социаль хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудыру. Бу - техник тернәкләндерү чарасын сатып алуга бәйле чыгымнарны минимальләштерү мөмкинлеге дә.

14нче гыйнвар, сишәмбе, 2020нче ел
Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, балигъ булмаган балаларда шәхси куркынычсызлык сорауларына җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру, экстремаль шартларда үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру максатында, Казан шәһәре Совет районының "Сәламәтлекләре чикле балалар өчен 142нче Казан мәктәбе" ДБББУ базасында, сәламәтлекләре чикле балигъ булмаган балалар өчен "Куркынычсызлык дәресе" уздырдылар.
Чара барышында балалар куркыныч һәм куркыныч булмаган хәлләрне, һәм экстремаль хәлләрдән чыгу юлларын тикшерделәр. Балалар "сорау-җавап" рәвешендә табышмаклар оттылар, өйдә, урамда, табигатьтә үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре буенча ситуацияле мәсьәләләр чиштеләр. Шулай ук катнашучылар белән "Кызыл Калфак" һәм "Бүре һәм җиде кәҗә бәтие" әкиятләре буенча метафоралы тренинг уздырылды, аларда да әкият персонажлары экстремаль хәлләргә тап булалар.
Чара ахырында катнашучыларга тәүлек буе эшли торган ашыгыч хезмәтләрнең бердәм 112 номеры турында искәрттеләр һәм "Ышаныч телефоны. Шалтырат. Сиңа ярдәм итәрләр!" мәгълүмати буклетлары тапшырдылар.


Страница 119 из 272