
16нчы гыйнвар, пәнҗешәмбе, 2020нче ел
ТАССРның 100-еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү һәм үткәрү кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәни оештыручы белән бергә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, "Минем Республикам! Минем Татарстаным!" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: үз илеңнең тарихына,тарихи байлыкларына кызыксыну формалаштыру, төрле милләт кешеләренә карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләү, коммуникатив күнекмәләрне һәм иҗади мөмкинлекне үстерү.
Шөгыль барышында балалар белән "Татарстанның истәлекле урыннары" интерактив әңгәмәсен уздырдылар, "Минем Республикам! Минем Татарстаным!" видеоролигын күрсәттеләр,шәһәр һәм республиканың символикаларын күрсәтеп, "Мин Казан турында нәрсә беләм?" тематик викторинасы уздырдылар.
Шөгыльнең иҗади өлешендә балалар "Чәчәк атучы Казан" рәсем бәйгесендә катнаштылар.
Шөгыль балаларга үзләренең республикалары һәм Татарстанның башкаласы турында белемнәрен киңәйтергә,коммуникатив күнекмәләрне һәм төркемдә эшли белүне үстерүгә ярдәм итте.

