Select font Arial Times New Roman
Character spacing (kerning): Standard Medium Large
2нче декабрь, дүшәмбе, 2019нчы ел
"Безнең хисләр һәм тойгылар" шөгыльләр циклы кысаларында Идел буе районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, "Шатлык" төркемле шөгылен уздырды.
Шөгыльнең максаты: үз-үзен тотышны эмоциональ җайга салуны үстерү, хәвефлелекне кисәтү һәм киметү, үзенә ышанычны арттыру.
Балалар шөгыль барышында сенсор бүлмәнең интерактив тирәнлегендә рәхәтләнеп ял көнендә үзләре белән нәрсәләр булганын сөйләделәр, "Башваткыч" мультфильмының кешенең төп биш эмоциональ халәтен тасвирлаучы персонажлары белән таныштылар.
Шөгыльнең иҗади өлешендә балалар, теләк буенча бер эмоциональ халәтнең рәсемен ясадылар һәм аңа кыскача характеристика биреп, алган белемнәрен ныгыттылар.
Уздырылган шөгыль балаларның эмоциональ халәтләрен үстерергә һәм көйләргә, үзләрен иҗади күрсәтүгә ярдәм итте.


2нче декабрь, дүшәмбе, 2019нчы ел
Инвалидлар декадасы кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ДАҺББУ "Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы" студент - волонтёрлары белән бергә, сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен,"Әкиятләр иленә сәяхәт" квест-уенын уздырдылар.
Чараның максаты: сәламәтлекләре чикле балаларның социализациясе һәм социаль җайлашуы, коммуникатив күнекмәләрне үстерү,
бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен ныгыту.
Кунакларны волонтёрлар әкият геройлары костюмнарында каршыладылар. Алар барысын да тылсымлы әкият иленә чакырдылар. Балалар әкият геройлары белән бергә тырышып, пиратлар "урлаган", "хәзинәләр" тулы сандыкны эзләделәр. Балалар ачкычларны җыяр өчен, әкиятләрдән табышмакларны, таныш җырларны оттылар, җәнлекләрнең тавышларын сурәтләделәр, яраткан көйләргә биеделәр.
Катнашучылар өчен табылган сандык төп сюрприз булды, аның эчендә балаларга бик күп татлы бүләкләр бар иде.
Оештыручылар әйтүенчә, мондый чаралар балаларның коммуникатив сәләтләрен үстерергә, аларның социализациясенә, шулай ук бала-ата-ана мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм итә.



29нчы ноябрь, җомга, 2019нчы ел
25 ноябрьдә VII Бөтенроссия "ВИЧ/СПИД тукта" акциясе старт алды. Аның максаты-безнең ил территориясендә авыруның таралуын кисәтү, халыкка ВИЧ йоктыру профилактикасының төп чаралары һәм вакытында тикшерү узу ысуллары турында мәгълүмат бирү, үзеңнең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә җаваплы мөнәсәбәт, үз-үзеңне аңлы һәм җаваплы тоту формалаштыру.
"ВИЧ ка каршы актив гамәлләр атнасы" кысаларында Мәскәү районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "ВИЧ /СПИД тукта" урам акциясен уздырдылар.
Акция барышында Казан шәһәрендә яшәүчеләргә "Сак булыгыз! СПИД!" мәгълүмати буклетлары тапшырылды.



29нчы ноябрь, җомга, 2019нчы ел
"Юл хәрәкәте кагыйдәләре ихтирамга лаек" шөгыльләр циклы кысаларында Вахитов районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре "Волонтёр медиклар" Татарстан региональ хәрәкәте студент - волонтёрлары белән бергә, социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләрнең балигъ булмаган балалары өчен, "Бергә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен!" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү, юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту.
Шөгыль барышында балалар "Кыш көне юлда үзеңне тоту кагыйдәләре" презентациясен карадылар һәм тикшерделәр, һәм шулай ук "Гаиләм кагыйдәләрне белә, димәк, аларны мин дә беләм!" уен-викторинасында актив катнаштылар.
Шөгыль ахырында балалар әти-әниләре белән өс киеме һәм рюкзакларга яктылыкны кайтаргыч фликерлар - талисманнар ясау буенча мастер-класста катнаштылар.

27нче ноябрь, чәршәмбе, 2019нчы ел
VII Бөтенроссия "ВИЧ/СПИД тукта" акциясе кысаларында Авиатөзелеш районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече АКБО "Халыкка гигиена белеме бирү үзәге" вәкиле белән бергә МБББУ "112нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" базасында, тренинг элементлары белән "Сәламәт киләчәк безнең кулларда" төркемле шөгылен уздырдылар.
Шөгыльнең максаты: яшүсмерләр арасында ВИЧ һәм СПИД таралу профилактикасы, мәгълүмат дәрәҗәсен күтәрү, сәламәтлекне саклауга кызыксыну, шул исәптән куркынычсыз һәм җаваплы үз-үзеңне тотуны формалаштыру.
Шөгыль барышында балалар дөньяда, илдә һәм республикада эпидемиянең чын масштабы турында әңгәмәдә актив катнаштылар, ВИЧ йоктыру куркынычын киметү ысулларына карата үзләренең аңлы һәм дәлилле фикерләрен формалаштыруга юнәлдерелгән тренинг кысаларында тәкъдим ителгән биремнәргә кызыксыну белдерделәр.
Тренингта катнашучылар рәхәтләнеп VII Бөтенроссия "ВИЧ/СПИД тукта" мәгълүмати - аңлату акциясе флешмобына кушылдылар.


Страница 128 из 272